Беренче модуль ФАП

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
"Беренчел санитар - медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү" программасы нигезендә, быел Татарстанда 72 модулҗле фельдшер - акушерлык пункты төзелергә тиеш. Шуларның өчесен безнең районда сафка бастыру планлаштырылган. Әлеге модульле офисларны "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ җитештерә. Ә монтажлау эшләрен завод белән килешү төзелгән оешмалар башкара. Шимбә көнне шундый ФАПның берсен Җөри авылында монтажлау башланды.
Төзүчеләр әйтүенчә, бина тулысынча ике атнадан монтажланып бетәчәк. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев сүзләреннән мәгълүм булганча, модульле ФАПлар алга таба Пойкино һәм Югары Ушма авылларында төзеләчәк. Аларны җиһазлар белән тәэмин итү шулай ук "Беренчел санитар - медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен төзү" программасы кысаларында тормышка ашырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International