Бу легендар шәхесне – кырык елга якын Мамадыш леспромхозын җитәкләгән, хезмәттәге уңышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнгән Александр Дмитриевич Арсентьевны районыбызда күпләр хәтерли әле. Мамадыш леспромхозы җитмешенче һәм сиксәненче елларда РСФСР күләмендә гел алдынгы урыннарда барды, Соколка, Комазан, Норма, Келәүш урманчылыкларында күп төрле халык куллануы товарлары җитештерелде. –Александр Дмитриевичның бөтен дөньясы эшкә багышланган иде. Иртүк чыгып китә, кич кенә кайтып керә. Бик гадел һәм ярдәмчел булды. Гел кешеләр турында кайгыртты. Алтмышынчы еллар ахырында Пузанкага наратлар алып кайтып утырткач: “Менә күрерсез, анда урман үсәр. Ул вакытта мин булмам инде. Әмма мине искә алырлар әле”, – дигән иде. Безнең гаиләбез бу паркны оештыру фикерен күтәргән, эштә башлап йөргән, теләктәшлек күрсәткән һәм булышкан һәркемгә, әтиебезнең хәтерен мәңгеләштергән өчен рәхмәтле. Барыгыз алдында да башыбызны иябез, – диде Александр Дмитриевичның өлкән улы Анатолий Александровичның хәләл җефете Гөлсура Галимулловна. Паркны ачу тантанасына Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та килгән иде. –Бу республикабызның бөтен урман җәмәгатьчелеге өчен истәлекле вакыйга. Безнең хөрмәтле урманчыбыз исемен мәңгеләштерәсез. Бу киләсе буыннар, алар өлкәннәрнең данлы үткәннәрен онытмасыннар өчен бик матур үрнәк. Өч йөздән артык агач утыртылган бу сквер киләчәктә Мамадышның бер матур бизәге булыр, – диде Равил Афраимович. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов паркның шәһәрнең Төньяк микрорайоны капкасын үтәүче матур урынга сайлануын да билгеләп үтте. –Мамадыш леспромхозы Александр Дмитриевич җитәкчелек иткән елларда кадрлар әзерләү алачы гы да иде. Аның укучылары хәзер бөтен Россия буенча таралганнар. Бу паркны булдыру инициативасы белән дә шәкерте – “Мамадыш урманчылыгы” җитәкчесе Әхәт Әгъмалович Хәсәнов чыкты. Моның белән ул остазына хөрмәтен, башкаларга – үрнәк күрсәтте. Мамадыш урманчылары бөтенесе бердәм булып шушындый матур парк оештырдылар. Мамадышыбызда исемнәре мәңгеләштерерлек кешеләребез күп безнең. Шуңа күрә Дан аллеясы булдырачакбыз һәм анда күренекле механизаторларыбызның , терлекчеләребезнең, табибларыбызның, язучыларыбызның, композиторларыбызның һәм башка тармаклар күренекле шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерәчәкбез; бюстлар, барельефлар да куелачак. Балалары, оныклары, туганнары алар белән горурланырлык булачак, – диде Анатолий Петрович. Паркка нарат, зәңгәр чыршы, алмагачлар, төрле яфраклы агачлар һәм куаклар утыртылган. Ул такта рәшәткә белән тотып алынган. Матур гына капкасы да бар. Парк эченә такта җәелгән тротуар алып керә. Ул скамья урнаштырылган мәйданчыкка илтә. Капкадан кергәч тә, ун якта Александр Дмитриевич Арсентьевка багышланган мемориал такта куелган. Министр Равил Кузюров белән районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов паркта үзләренең исемле агачларын да утырттылар. Кеше китә, җыры кала, диләр. Киткәннәрнең исеме балалары, оныклары, шәкертләре белән яши. Яңа паркның капкасындагы исеме дә, ташка беркетелгән мәрмәр мемориал тактасы да Александр Арсентьев исемен киләсе буыннарга илтеп җиткерәчәкләр. Мамадышыбызда тагын бер олы һәм изге эш эшләнде. Паркны ачу тантанасында катнашкан һәркемнең күңелендә канәгатьләнү һәм күренекле шәхесләребез онытылмаганга горурлык хисе калгандыр. Еллар узар, парктагы агачлар да бер-берсен узып зәңгәр күккә сузылырлар. Алар белән бергә легендар шәхес Александр Арсентьев исеме дә яшәр.