19 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Анда мамадышлылар да катнашачак. Башкала халкына Шәдче икътисадый зоналары товар җитештерүчеләре зур ассортиментта продукция тәкъдим итәчәк. Ә концерт программасы белән район мәдәният бүлеге иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Ә 26нчы октябрьдә мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә.