Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Галина Маркеловна Горячева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов, Мамадыш районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айрат Әскәров котладылар. Кунаклар РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Сугыш елларында Галина Маркеловна фабрикада эшләгән, туннар теккән. Сугыштан соң азык-төлек комбинатына, аннан соң «Светлячок» балалар бакчасына урнаша. Ире белән 4 бала үстергәннәр. Озын гомерле әби үзенең 90 яшьлек юбилеен якын туганнары белән бәйрәм итә.