Казанда, В.И. Ленин исемендәге реставрацияләнгән мәдәни-ял итү комплексында ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләре Фестивале кысаларында "Безнең ишегалды-күршелек территориясе"иҗади конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, «Гаилә канаты астында» Төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Изольда Жуйкова тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, республика акциясе кысаларында конкурс игълан ителгән иде.
Гөлгенә Гайнанова, КФЙ буенча Домолазов урамы буенча җаваплы, "Безнең ишегалды - күршелек территориясе" темасына Фотография номинациясендә катнашты һәм беренче урынны яулады. Ул диплом һәм истәлекле бүләк - термопот белән бүләкләнде.
Шулай ук күпфатирлы йорт 100 мең сумлык сертификат алды, ул КФЙ территориясен төзекләндерүгә тотылачак. Гөлгенә сүзләренә караганда, йортта яшәүчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдән соң, откан акчаларны сарыф итү турында Карар кабул ителгән:
- чәчәк клумбаларын бизәкле койма белән тотачаклар;
-подъездлардагы тәрәзәләрне алыштыру, чөнки искеләре яраксыз хәлгә килгән.