Анатолий Иванов Мамадыш укучылары өчен дәрес үткәрде.

2019 елның 11 октябре, җомга

Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов "Красная Горка урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең 9-11 сыйныф укучылары өчен «Тормыш дәресе»үткәрде.

Анатолий Петрович укучыларга түбәндәгеләр  турында сөйләде:

 -районның һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше;

 -безнең республикада тормышка ашырыла торган программалар;

 -сәнәгать мәйданчыгының киләчәге-анда нинди җитештерүләр булачак;

Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар, Анатолий Петровичка эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт әйттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International