Яңа пешкән икмәк исе һәр чәчәктән хуш исле.

2019 елның 11 октябре, җомга

Килешәсездер, утын ягып мичтә пешерелгән ипинең тәменә җитә идеме соң? Ни кызганыч, хәзер ризык пешерү өчен ясалган мичләр яшәешебездән төшеп калып, аларны музейларда гына күрергә туры килә. Бүгенге көндә тормыш алга бара, кул эшләрен заманча механизмнар, автоматлар алыштыра. Шулай булуга карамастан, икмәк пешерүдә борынгылык сакланып калырга тиеш. “ИП “Хәсәнова” икмәк-булка әйберләре пешерүчеләре дә шул принциптан чыгып эшлиләр. Заманында район кулланучылар җәмгыяте икмәк-азык әйберләренең нинди генә төрләрен пешерми иде. Заманалар үзгәрде, борынгыдан килгән бу һөнәр белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр барлыкка килде. Элеккеге 1нче ашханә бинасында урнашкан ИП “Хәсәнова” өченче елын инде уңышлы эшләп килә. Биредә 28 исемдәге продукция җитештерелә: төрле сорттагы һәм формадагы ипиләр, булкалар, батоннар, прәннекләр, печеньелар, лаваш... Бүгенге базар шартларында оешмага эш алып бару җиңелме? Әлеге сорауга аның җитәкчесе Гүзәлия Мөхтәровна: –Җитештергән продукцияңә сатып алучылар арасында сорау зур булсын дисәң, иң беренче чиратта, аның сыйфатына зур игътибар бирергә кирәк. Без ипи пешерүдә әби-бабабаларыбыздан калган ысулларны кулланырга тырышабыз. Икмәк-азык әйберләренә бернинди дә тәмләткечләр кушканыбыз юк. Прессланган чүпрә белән дә артык “шаярмыйбыз”. Колмактан ясалган ачыткыны файдаланабыз. Мисал өчен, беренче сортлы ипи пешергәндә чанга салынган 50 килограмм онга чама белән су салына, 200 грамм прессланган чүпрә, ике чиләк колмактан ясалган чүпрә салабыз. Камыр 1,5-2 сәгать эчендә кабарып чыга. Аннары ул 10 минут чамасы бастырыла. Камырның башы кабарып яңадан төшкәннән соң, яңадан 50 килограмм он, чамалап су, колмактан ясалган ачыткы, тоз салына. 35-40 минуттан соң әзер камыр инде формаларга киселеп, пешерергә куела. Игътибар иткәнсездер, камырда башка бернинди дә тәмләткечләр, өстәмәләр юк, – дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, продукция җитештерүдә элеккеге ГОСТ стандартлары кысаларыннан читкә чыкмыйлар алар. Халык арасында, аларның “Дарницкий“ сортлы ипиләре ачы, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Баксаң, шул ГОСТ таләпләре буенча аның ачылыгы 8 градус булырга тиеш. Аннары кайберәүләр яңа пешеп чыккан икмәкне ашарга яраталар. Бу да дөрес түгел икән. Мичтән чыкканнан соң 16 сәгатьтән соң ашарга тиеш икәнбез. Бүген төрле тәмләткечләр кушылган азык-төлекне ашап, сәламәтлегебезгә нинди зыян килүен аңлап бетермибез шул. Ә аларның ипие әче түгел, сәламәтлеккә файдалы продукция. ИП “Хәсәнова”да бүгенге көндә өч дистәдән артык кеше хезмәт куя. Коллектив ике сменада эшли. Водительләр, халыкка яңа пешкән икмәкне үзвакытында илтеп җиткерү өчен, иртәнге сәгать дүрттән эшкә тотыналар. Ун машина район авыллары халкын, Яр Чаллыдагы, Алабугадагы берничә сәүдә ноктасын, барлык балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне икмәк-азык әйберләре белән тәэмин итә. Күз алдына китерегез: машина иң ерактагы Албай авылындагы балалар бакчасына ике ипи илтеп бирә. “Магнит”, “Эссен”, “ПятƉрочка” сәүдә челтәрләре һәм мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Яңа нокталар, клиентлар эзләү дәвам итә. Коллектив бүгенге көндә тәүлеккә 2,2-2,5 тонна продукция җитештерә. “ИП “Хәсәнова”ның туйлар, юбилейлар, бәйрәмнәр өчен әзерләнгән тортлары, каравайлары, пироглары һәм башка тәм-томнары заказ бирүчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Биредә җиһазларны, техника паркын яңарту өстендә дә җитди шөгыльләнәләр. Бу алга таба җитештерелгән продукциянең сыйфатын яхшыртырга, күләмен арттырырга, клиентларның санын күбәйтергә мөмкинлек бирмичә калмаячак.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International