Әлеге проблема районыбызда яшәүче кайбер торак пунктларына да кагылачак. Шуңа күрә агымдагы елда аналог телевидениедән файдаланучыларны үзгәрешләргә әзерләү максатында, волонтерлар тартылды. Барлыгы алты дистәгә якын кеше март аенда махсус курслар узып, кулларына таныклыклар алганнар иде. Аларның тырышлыгы белән торак пунктларында аналог телевидениедән файдаланучылар арасында санлысына күчүнең кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылды. Беркемгә сер түгел, санлы телевидениегә мохтаҗ булучыларның зур күпчелеген бүгенге көндә өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Өлкәннәр көне уңаеннан 1нче октябрьдә уздырылган чарага кунак итеп чакырылган Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгыйнов, ТР РТПЦның Шәмәрдәндәге цехы начальнигы Айрат Хаҗиев, Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең “ТР РТПЦ” филиалы директоры урынбасары Илдар Кәлимуллин 12 кешегә санлы телевидение приставкалары тапшырдылар. Аналогик телевидениенең эшчәнлеге 14нче октябрьдә тукталасы һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә моңа алдан әзерләнергә кирәк. Санлы эфирлы телевидениегә күчүне нәрсәдән башларга? Башта өегездәге телевизорны тикшерегез: ул DVB-T2 санлы сигналны кабул итәргә сәләтлеме? Заманча яссы телевизорлар (2013 елдан соң чыккан) моңа сәләтле. Аларның хуҗаларына дециметр диапазонлы антенна сатып алу да җитә. Ә инде иске телевизорны (2013 елга кадәр) кулланучыларга антенналы санлы приставка алырга кирәк булачак. Приставкаларны көнкүреш товарлары кибетләрендә һәм почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Нинди антенна кирәклегенә дә җитди карау зарур. Әгәр сез яши торган йорт телебашнядан әллә ни ераклыкта урнашмаган булса, өй антеннасы да ярый. Ерактарак булган очракта тышкы антенна кирәк булачак. Тагын бер нәрсәгә игътибар итү сорала: телеэкраннарыгызда “А” хәрефе бармы? Ул 10 аналог телеканалы логотибы белән янәшәдә урнаштырылган. Әгәр ул юк икән, сез инде санлы телевидениене эфирда, кабель һәм спутник аша карыйсыз, дигән сүз. Сезнең бер каналыгыз да юкка чыкмаячак, приставка да кирәк булмаячак. “А” хәрефе бар икән, “сан” ягына күчәргә вакыт, дигән сүз. Аңа тоташтыру өчен әллә ни артык белемнәр дә, күнекмәләр дә таләп ителми. Бу эшләрне башкаргач, беренче очракта заманча телевизорны антеннага тоташтырырга һәм пульттагы автоматик көйләү төймәсенә басарга кирәк. Санлы каналларны электроника үзе табачак. Телевизор иске булганда аны башта приставкага тотыштырырга, аннары андагы «автоматик эзләү» төймәсенә басып, телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң сез санлы телевидение карый алачаксыз. Санлы телевидениегә күчкән очракта региональ һәм муниципаль каналларны аналог форматында карау мөмкинлеген ничек югалтмаска? Санлы телевидение DVB-T2 стандартында дециметр ешлыгында кабул ителсә, региональ һәм муниципаль каналлар төрле урында – метрлы, Ярминкә I Гараж-сейл I Барахолка Остаханә Амфитеатрлар Җәйге сәхнә Пандус Парковка Парковка Хромокей Лифт Тукталыш Сукмаклар челтәре шул ук вакытта дециметрлы ешлыкта. Ягъни, “аналог” һәм “санлы” форматта. Моның өчен иң кулае – барлык дулкыннарны (всеволновые) кабул итүче антеннадан файдалану. Аның ярдәмендә ике диапазондагы сигналларны да кабул итәргә мөмкин. Күпкатлы йортлар өчен иң оптималь ысул – йорт түбәсенә коллектив антенна урнаштыру. Ул да метрлы һәм дециметрлы диапазоннарда кабул итәргә сәләтле. Санлы телевидениенең өстенлекләре бик күп. Ул зәңгәр экран хуҗаларына 20 дәүләт телеканалын абонент түләүсез карарга мөмкинлек бирә. Кабельле, интернет, спутник тәлинкәсе аша тапшырулар, үзегез беләсез, түләүле. Ә монда бер приставка яисә антенна алып кына куясы! Шулай ук аңа табигать шартлары тәэсир итми; сурәт-тавышларның сыйфаты бик югары; телетекст, тапшырулар программасы кебек төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.