Мамадышлылар Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең зона этабында җиңүчеләр.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 4 октябрендә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең зона этабы узды. Катнашучылар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, озынлыкка сикерү, граната ыргыту, пневматик винтовкадан ату, гер ыргыту кебек нормативларны үтәделәр.

Йомгаклау нәтиҗәләре буенча Мамадыш районы җыелма командасы беренче урынны яулады!

Шәхси зачетта аерылып тордылар:

Мухиева Гөлсәрия Ясәви кызы (МШИ);

Панфилов Вадим Вячеславович (4 нче мәктәп);

Бегмурадова Мәликә Фәрход кызы (Түбән Ушма урта мәктәбе);

Одуева Софья Андреевна (3 нче мәктәп).

Команданы лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International