Тиздән авылда йолдызлар кабыныр.

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Узган сезонда барлык авыл җирлекләрендә дә диярлек әлеге фестиваль-конкурс кысаларындагы чыгышларны карарга насыйп булды. Авыллардагы мәдәният учакларының зур күпчелегендә тамаша заллары шыгрым тулды, дисәм дә һич арттыру булмас. Бәйге форматында үткән чарада кайбер авыл җирлекләренә мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләр кую бер дә җиңел бирелми. Сезон ахырында иң көчле коллективны билгеләү дә авыр. Жюри тарафыннан Дүсмәт һәм Кече Кирмән авыл җирлекләренең чыгышларына иң югары бәя бирү дөрес булгандыр, дип уйлыйм. Беренче урынны яулаган Дүсмәт авыл җирлеге үзешчәннәренең уңышлардан башлары әйләнмәгәнме соң? Алдагы сезонга ничек әзерләнәләр? Әлеге сорауга җирлек башлыгы Олег ПАВЛОВ җавап бирә. –Беренче урынны алуга башта ышанмасам да, беренче өчлеккә керәчәгебез шик тудырмаган иде. Ни өченме? Чөнки концертларга әзерләнгәндә үзешчән артистларыбызның – мәдәният хезмәткәрләренең, мәктәп укытучыларының, балалар бакчаларында хезмәт куючыларның, китапханәчеләрнең күзләреннән ут бөркелә иде, алардагы үҗәтлек, конкурс кысаларында каралган номинацияләрнең һәрберсенә җитди карап әзерләнүләре күңелдә шундый ышаныч уятты да инде. Тырышлыгыбыз, һәр репетициягә җаваплы каравыбыз коллективка уңыш китерде дә инде, дип саныйм. Аннары бу проектның шул ягы да бар: мәсәлән, безнең Шәдче икътисадый зонасына кергән авылларда татарлар, руслар, марийлар, удмуртлар, керәшеннәр яши. Бу төрле милләт халыкларының сәнгате, фольклоры, мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Алдагы сезонда безгә тагын да авыррак булачак: үткәнендә яулаган җиңүче исеменә тап төшермәс өчен, дип әйтүем. Коллектив яңа сынауларга әзерләнә башлады инде, – дип сөйләде ул. Авыл җирлекләре үзешчәннәре тугыз номинация буенча көч сынашачаклар: “Нәфис сүз”, “Халык җыры”, “Сугышта юмор һәм сатира”, “Биатлон”, “Театраль миниатюра”, “Хореография”, “Музыка уен коралларында уйнау”, “Җиңү җыры”, “Җитәкчеләрнең катнашуы”. Мәгълүм булганча, фестиваль-конкурс ТАССР оешуның – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыкларына багышланган. Алдагы сезонда белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, шул җирлектән чыккан, югары уку йортларында укучы студентлар да катнаша алалар. Укучылар яшәү урыннары буенча катнашырга хокуклы. Җирле үзешчән артистларның яшәү һәм эшләү урыннары төрле җирлекләрдә икән, андыйлар эш урыннары буенча гына катнашалар. Коллективтагы үзешчәннәрнең саны чикләнмәгән. Бәйгеләр барышында репертуарны үзгәртергә рөхсәт ителә. Әлегә коллективларның чыгышлары графигы әзер түгел. Узганыннан аермалы буларак, бер җирлек үзешчәннәре сезон барышында бары тик бер мәртәбә генә якташлары каршында чыгыш ясаячаклар. Шулай булуга карамастан, бу чараны 2019- 2020нче елгы сезонда да авыл тамашачысы зур түземсезлек белән көтеп алуы шик тудырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International