Мамадышка матурлык өстәлде.

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Шәһәрдәшләребез һәр яз һәм көз урамнардагы агачлар санын арттыра баралар. Узган атнаның җомгасында да, бюджет оешмалары хезмәткәрләре “Яшьлек” скверы каршындагы тауга йөз төп зәңгәр тау чыршылары утыртып, Агач утырту атналыгын башлап җибәргәннәр иде. Шимбә көнне “Урманны сакла” Бөтенроссия акциясендә Давыдов урамын ике яклап спирея куаклары белән баетырга муниципаль район һәм шәһәр башкарма комитетыннан, район мәгариф бүлегеннән, барлык мәктәпләрдән һәм лицейдан, “Өмет” приютыннан, хезмәт коллективларыннан берничә йөз кеше чыкты. Бу изге эштә “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясеннән җирле Советлар депутатлары, партиянең тарафдарлары да актив катнаштылар. Бер көн эчендә генә дә Давыдов урамының балык заводыннан спирт заводы турына кадәрге өлеше тагын дүрт мең төп спиреяга баеды. Тамырлары көздән яхшырак ныгып калсын өчен, аларның очларын кисеп чыгачаклар. –Бу әле агач утырту быелга шушының белән төгәлләнде, дигән сүз түгел. Урамнарга утырту өчен юкәләр дә алып кайтылачак, – ди шәһәрне төзекләндерү буенча инспектор Зөлфия Гыйниятова. Яз көне Чернобыльчеләр һәйкәле янындагы тауга алтмыш бер төп алмагач утыртылган иде. Алар үсеп киттеләр. Апрель-май айларында Төньяк микрорайондагы Гаяз Исхакый урамы да 260 төп миләш, 600 төп юкә, 220 төп карагайга баеган иде. Дүртенче мәктәп укучылары шәһәрдән федераль трассага чыга торган юл кырыендагы элекке терлекчелек комплексы тирәләренә ике мең төп каен утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International