Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 17 нче төзәтү колониясендә «хокукый ярдәм көне».

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

26 сентябрьдә кеше һәм граждан хокуклары, ирекләре өлкәсендә хокукый белем бирүгә ярдәм итү буенча бурычларны тормышка ашыру кысаларында, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 17 нче төзәтү колониясендә торучы затларга уңайлы һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан «хокукый ярдәм көне» үткәрелде.

Мамадыш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л.Р.Хөснетдинова һәм белгеч И.Н.Галимуллина әлеге чарада катнашып, эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү турындагы законнар буенча аңлатмалар бирделәр.

Татарстан Республикасында 45350 вакант эш урыны булуы турында мәгълүмат бирелде. Теләгән кешеләр үзләрен кызыксындырган вакансияләр белән компьютер басмасын алып, һөнәри юнәлеш бирүче тест уза алдылар.

Шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләргә «Демография» мили проектының «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында һөнәри белем алу һәм өстәмә квалификация күтәрү мөмкинлеге турында аңлатмалар җиткерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International