Район муниципалитеты бинасында Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Район муниципалитеты бинасында Мамадыш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды. Аны район башлыгы Анатолий Иванов үткәрде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: районның массакүләм мәгълүмат чаралары аша гражданнарны коррупциягә каршы агарту эшен оештыру турында, район территориясендә карьерларның эшен анализлау һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгаруга юл куймау буенча чаралар күрү турында, коррупциягә каршы тору буенча күрелә торган чаралар турында, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлегендә хезмәт эшчәнлеген оештыруны камилләштерү, хәрби комиссариатта коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру турында, район мәгариф учреждениеләрендә коррупцион күренешләрне кисәтү һәм профилактикалауга юнәлтелгән эш турында, " Мамадыш муниципаль районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында» сөйләштеләр.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олег Рылов Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау нәтиҗәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International