Алга таба кем булачаксың?

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле газета укучы, беразга гына булса да мәктәп елларына кайтырга тәкъдим итәм. Авырлыклардан азат булган нинди күңелле чорлар бит алар! Дөрес бит? Дәресләр һәм тәнәфесләр, ашханәгә “сәяхәтләр”, актлар залларындагы бәйрәмнәр. Ә укытучылар? Алар бик кирәкле, җитди кешеләр иделәр. Аларга ышанасың, сүзләренә колак саласың, алар белән килешәсең. Күңелгә тирән уелып калган истәлекләр! Мәктәп тормышы турында язма әзерләгәндә, укыган елларымның еракта калуы белән килешми булдыра алмадым. Ни өчен? Лицейны тәмамлаганнан соң Мамадышта “Тормыш дәресләре” исеме астында эксклюзив проект пәйда булды. Безнең вакытта бу юк иде!

Язмамның төп асылына керешеп, түбәндәге сорауларны бирәм: газета укучы, әгәр син математик булмасаң, зурлар тормышында сиңа геометрия теоремаларының кирәге чыктымы? Физика син сайлаган фән булмаган икән, Ом законнарын файдаланырга туры килдеме? Барлык шикләрегезне дә таратам. Гомумибелем фәннәрен, берсүзсез, һәркемгә өйрәнергә кирәк. Әмма практик белемнәр бүгенге тормышта уңышлы эшчәнлекнең төп нигезен тәшкил итүен аңлау зарур. Нәкъ менә профессиональ тормышка мәктәп әзерли дә инде. “Тормыш дәресләре” проекты кысаларындагы ачык лекцияләр (аларга теге яки бу оешмалар вәкилләре дә чакырыла) балаларга кайда һәм кем булып, ничек акча эшләргә, артык чыгымнар тотмыйча йорт салырга яисә фатир алырга кирәклеген төшендерәләр. Бу тәҗрибәләр туган төбәгебез – Мамадыш районының мөмкинлекләре призмасы аша бирелә. Барысы да үзебезнең кулда Район башлыгы Анатолий Иванов академик Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицейның 11нче сыйныф укучылары белән эшлекле очрашу уздырды. Җитди киңәшмәдәге кебек, сүз җитди нәрсәләр турында барды. Аерым алганда: киләчәктә нинди һөнәрне сайларга һәм укуны тәмамлаганнан соң ни өчен Мамадышта калырга? –Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, шундый тенденция күзәтелә: теге яки бу югары уку йортларына баллар белән укырга кергән чыгарылыш сыйныф укучылары аларда белем алалар да, соңыннан кайда эшләргә белмиләр. Чөнки аларга дипломда язылган белгечлек ошамый. Статистика да күңелгә ятышлы түгел. Яшьләрнең 80 проценты үзләштергән квалификацияләре буенча эшләми. Аларны укыту өчен ата-аналар, дәүләт күпме акчалар түгә. Мәктәп укучылары алдан нинди һөнәр сайлаячакларын билгеләргә тиешләр. Моның өчен институтны яисә университетны сайлау мәҗбүри түгел. Эшчеләр дә начар хезмәт хакы алмыйлар бүген. Тормыш дәресләре балаларга нинди һөнәрләр барлыгы һәм алар ярдәмендә нинди уңышларга ирешергә мөмкин икәнлеген сөйлиләр, – дип, утырышны ачып җибәрде Анатолий Петрович. Иң яхшы шәһәр “Тормыш дәресләре” концепциясе белән мин килешәм. Кешеләр реаль мисаллары белән балаларга үзләренең һөнәрләрен “йоктырырга” мөмкиннәр. Әгәр инде һөнәр сайланган икән? Икенче сорау килеп баса. Иң яхшысы кайда яшәргә: зур шәһәрдәме, әллә Мамадыштамы? –Мамадыш районы җитәкчелеге үз эшчәнлегендә өч аспектка басым ясый: эш урыннары, торак һәм социаль инфраструктура, – дип аңлата район башлыгы. – Әгәр бу позицияләр тиешле дәрәҗәдә булалар икән, яшьләр теләп кайтачаклар. Моның өчен без күп нәрсә эшлибез. Шәһәр урамнарыннан узу гына кирәк: берьюлы күпме объектлар төзелә, реконструкцияләнә, модернизацияләнә. Үз үрнәгендә Анатолий Петрович үзенең хезмәт юлы тарихы белән дә уртаклашты: –Минемчә, һәркем үзенең карарларын бизмәнгә сала белергә тиеш. Мин һәрвакытта да намусыма һәм гаделлек принципларына таянып, карарлар кабул итәргә тырыштым. Узган гасырның 90нчы елларында беренче булып ҖЧҖ оештырдым. Кредит алырга курыкмадым. Эшмәкәр буларак иң зур товар әйләнешенә ирештем. Район кулланучылар җәмгыятен ил буенча лидерлар рәтенә чыгардым. Мин хәлне бәяли белә идем, алдагы адымым үзен аклый торган була икән, алга бардым. Үзләренә эшләргә булганнар “Тормыш дәресләре”ндә фермер Оксана Писцова да чыгыш ясады. Ул Мамадышка Яр Чаллыдан килә, биредә үз эшен булдыра, җиләкләр үстерү белән шөгыльләнә, ирешкән уңышлары белән генә чикләнергә исәбе юк аның. Инглиз теле мәктәбен Роза Мәхмүтова акча эшләү өчен түгел, ә баласы хакына оештырган: –Улым беренче сыйныфка әзерләнде. Шунда мин аны ничек тә булса инглиз теленә өйрәтергә кирәклеген аңладым. Укытучы буларак, өлкәннәр белән генә эшләдем, балага ничек якын килергә икәнлеген белмәдем. Нәтиҗәдә, махсус курслар уздым һәм чит телләрне өйрәнү буенче берничә төркем ачарга булдым. Икегә исәп тоткан идем, дүрт төркем җыелды. Моңа сорау зур булды. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Екатерина Бахарева, мәсәлән, югары белем алса да, күңеленә якын булган эшне сайларга карар итә. Чәчтараш һөнәренә туктала. Аның үз клиентлары бар, хәтта Казаннан да киләләр. Чыгыш ясаучылардан Виктория ДƉмина иң яше иде. Аңа – 18 яшь, бизнеста 7нче сыйныфтан. Ул маникюр белән шөгыльләнә, эшләгән акчасы үзенә, автомәктәптә укуга киткән чыгымнарны үз көче белән капларга җитә. Менә шундый тормыш дәресе узды. Югары дәрәҗәдә узды. Бу – язманы матур тәмамлар өчен уйлап чыгарылган пафос сүзләр түгел. Чыгыш ясаучыларны тыңлаган егетләр һәм кызлардагы кызыксынуны берни белән дә бутарлык түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International