Өлкәннәр декадасы кысаларында ялгыз яшәүче унике пенсионерга цифрлы телевидение өчен приставкалар тапшырылды.
Алар бүләкләрне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгыйнов, ТР МЦП Шәмәрдән цехы начальнигы Айрат Хаҗиев, "РТЦП Республики Татарстан" Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы директоры урынбасары Илдар Кәлимуллин кулыннан алдылар. Түбән Ушмадан килгән Новикова Хәлимә Йосыф кызы кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.