Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган республикакүләм автомастерлык бәйгесенең финалы узды. Мамадыш районын Рәзин Вильданов тәкъдим итте.
Стажлы машина йөртүчеләр вакытка махсус күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.
1 октябрьдә Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында ел саен үткәрелә торган машина йөртү осталыгы республика конкурсының финалы узды. Ярышлар 1 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. Оештыручылар-Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте»Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы.
Быел финалда Татарстанның 38 шәһәреннән һәм районыннан 38 автомобиль йөртүче катнашты. Алар җиңел автомобиль белән идарә итүнең практик күнекмәләрен, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Разумнов, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазыйфаларын башкаручы Роза Әхмәдиева һәм Татарстан Республикасының «балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе» директоры Юрий Кулагин котладылар. Конкурсантларга кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, кубоклар һәм медальләр тапшырылды.