Район мәдәният йортында өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләделәр.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Кичә район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт булды. Чарага шәһәр һәм районның өлкән буын вәкилләре чакырылган иде. Фойеда теләүчеләр кайнар чәй эчә алдылар. Чарада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. Иң актив мамадышлыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара район иҗат коллективларының музыкаль номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International