Көзге календарьдә гадәти булмаган дата бар - йөрәк тирән хөрмәт хисләре белән тулылана, рәхмәт сүзләрен белдерәсе, өлкән буын кешеләренә сизгер һәм игътибарлы буласы килә - бу 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективы Мамадыш районында яшәүчеләрне игелек һәм хөрмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлый! Сезгә сәламәтлек, яраткан шөгылегездән шатлык, күңел күтәренкелеге телибез. Сез беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки сезнең янәшәгездә сезгә битараф булмаган кешеләр. Тормышыгыз матур булсын.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.