Хөрмәтле ветераннар, кадерле мамадышлылар!
Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм - яшькә карата хөрмәт күрсәтү генә түгел. Ул һәрбарчабызга игелек, кайгыртучанлык һәм сабырлыклары өчен үз туганнарына һәм якыннарына рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге бирә. Безнең илдә бәйрәмнең рәсми исеме соңгы елларда тагын да җылырак һәм сакчыл - өлкән буын көненә алыштырыла. Бу барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Анда – җылылык һәм шәфкатьлелек, хөрмәт һәм ярату. әлеге бәйрәм буыннар бердәмлеге һәм чорлар элемтәсе символы. Бу көнне без әтиләребезгә һәм әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез.
Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең батырлык, нык торучанлык алдында баш иябез, сез бу сыйфатларны әле дә саклыйсыз. Безгә мөһим тормыш, игелеклек һәм гаделлек дәресләре биреп, үз эшең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, көч һәм түземлек телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын!