Мамадыш благочинные һәм Изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле Владимир Иванов Казанның Тихвин Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсенә күчерелү сәбәпле, руханиларыбыз үзгәрде. Хәзер Мамадыш благочинные вазыйфасын Соколка авылындагы Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве рухание булган иерей Владимир Благоверный башкарачак. Изге Ксения Римляныни храмына настоятель итеп иерей Олег Малышев билгеләнде. Элегрәк ул Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендәге Казан Мәрьям Ана иконасы храмы рухание булып хезмәт иткән.