27-29 сентябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2009 елда туган малайлар арасында хоккей буенча турнир узды, анда Мамадыш шәһәренең «Олимп», Казан шәһәренең «Зилант», Лениногорск шәһәренең «Нефтяник», Стәрлетамак шәһәренең «Орлан», Ижау шәһәренең «Олимпик», Киров шәһәренең «Союз» командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урын – Стәрлетамак шәһәренең «Орлан» командасы, 2 урын – Ижау шәһәренең «Олимпик» командасы, 3 урын – Киров шәһәренең «Союз» , 4 урын - Лениногорск шәһәренең «Нефтяник» командасы, 5 урын-Казан шәһәренең «Зилант», 6 урын-Мамадыш шәһәренең «Олимп» командасы (тренеры Солодаев С.).
Мамадыш шәһәренең «Олимп» командасы-Ислам Гасыймов тамашачылар симпатиясе призы белән бүләкләнде. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе-Әмирхан Садыйков (Лениногорск); иң яхшы бомбардир – Макар Сизов ( Ижау); иң яхшы сакчы – Аскар Мусин (Стәрлетамак), иң яхшы капкачы – Мансур Нигъмәтуллин (Казан), турнирның иң яхшы уенчысы – Михаил Букаткин (Киров).