Муниципалитет бинасында тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннарның чираттагы җыелышы узды.

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрь көнне муниципалитет бинасында Мамадыш районының тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннарның чираттагы җыелышы узды. Киңәшмәне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин ачты.

Киңәшмә эшендә «Яр Чаллы шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, ятим балаларны торак белән тәэмин итү үзәге»белгечләре катнашты.

Шулай ук Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Айгюн Велиева, Мамадыш районының тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы рәисе Алевтина Башкова чыгыш ясадылар.

Киңәшмә кысаларында түбәндәге мәсьәләләр яктыртылды:

Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен "Звездный" лагерендә җәйге балалар-ата-аналар сменасын оештыру турында (презентация);

Опекуннарның мөлкәт һәм мөлкәткә карамаган хокукларны яклау буенча бурычлары (Субботина Лилия Галиәскаровна,  юрист)

Агрессив тәртипле бала. Ничек түзәргә? (Садриева Лилия Дуферовна, педагог-психолог)

Тәрбиягә бала алган ата-аналарның «Өмет нурлары» клубы эшчәнлеге турында (тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы рәисе Башкова Алевтина Сергеевна)

Тәрбиягә бала алган ата-аналарга ярдәмгә әдәбият һәм вакытлы басмаларга күзәтү.

 Гаилә проблемалары турында җанлы, кызыклы сөйләшү булды. Үзәк белгечләре тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар өчен индивидуаль консультацияләр үткәрделәр, ата-аналарга ярдәмгә буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International