Яңа сезонның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе 28 сентябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында узачак. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышлана. Сәүдәдә районның барлык авыл җирлекләре, РайПо, «Руслан» ҖЧҖ, сыр-май комбинаты, балык заводы, Фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашачак. Гадәттәгечә ярминкәләр билгеле график буенча ике атнага бер тапкыр уздырыла. Бу сезонда шулай ук кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортименты да югары булыр дип көтелә. Ярминкә ассортименты белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов шәхсән үзе танышты.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре мамадышлылар арасында һәрвакыт популяр һәм аларны түземсезлек белән көтәләр. Чөнки күпләр өчен бу кышка яшелчәләрне отыш белән сатып алырга мөмкин булган урын, башкалар өчен, киресенчә, бакчадан артканны сатарга, ә крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияңнең сыйфаты турында тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге бар. Ярминкә ассортименты гаять киң иде, биредә авыл хуҗалыгы продукциясе, икмәк һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин иде. Иң күп сатып алучылар ит һәм сөт продукциясе булган прилавкалар янында булды.