Мамадыш совхозы поселогында өлкәннәр көненә багышланган хәйрия кичәсе узды.

2019 елның 27 сентябре, җомга

Мамадыш «совхозы бистәсендә Өлкәннәр көненә багышланган хәйрия кичәсе узды. Пенсионерларны Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Валия Гыйззәтуллина, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олег Рылов, муниципаль берәмлек депутаты, Әфганстан ветераны Булат Әхмәтгаянов, Красная Горка авыл җирлеге депутаты Артем Рыжков котладылар.

Кичәнең дәвамында сәхнәдә Мамадыш һәм Чиләбе артистлары чыгыш ясады, бу вакытта кунаклар тәмле ризыклар белән сыйланды.Бәйрәмдә катнашкан депутатлар да аерым әзерләнгән иделәр. Үзләренең хезмәт эшчәнлекләрендә аерылып торган пенсионерлар: Римма Горбунова, Нина Батманова, Җәүдәт Җиһаншин, Раүзалия Әхмәтова, Зоя Львова, Нурфия абыстай, Галимхан Дәүләтшинга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Җылы очрашуның иң якты мизгеле зур бәйрәм тортлары булды, аларны тантаналы рәвештә залга керттеләр һәм барлык катнашучыларны сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International