Бу сезонның беренче ярминкәсе өлкәннәр көненә багышлана.

2019 елның 27 сентябре, җомга

Яңа сезонның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе 28 сентябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында узачак. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышлана. Сәүдәдә районның барлык авыл җирлекләре, РайПо, «Руслан» ҖЧҖ, сыр-май комбинаты, балык заводы, Фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашачак. Гадәттәгечә ярминкәләр билгеле график буенча ике атнага бер тапкыр уздырыла. Бу сезонда шулай ук кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортименты да югары булыр дип көтелә.

 Бу көнне мамадышлылар «Игелеклелек кәрҗине» хәйрия акциясенә кушылачак. Аны «Забота» социаль хезмәте хезмәткәрләре үткәрәчәк. Акция кысаларында мәйданда палатка булачак, анда мохтаҗлар өчен  азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчә калдырырга мөмкин булачак. Шуннан соң социаль хезмәткәрләр азык-төлек пакетларын ветераннарга, инвалидларга, аз тәэмин ителгән ялгыз кешеләргә өләшәчәк. Шулай ук ярминкә вакытында волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә товарларын өйгә алып кайтырга ярдәм итәчәк.

Сәүдә рәтләре сәгать иртәнге 7дә эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International