Мамадыш студентлары-автомобильчеләр «Автосессия – 2019»тапшырдылар.

2019 елның 27 сентябре, җомга

Ярыш ике этапта узды. Беренче теорияне политехник колледж базасында үткәрделәр. Студентларның уку аудиторияләрендә юл йөрү кагыйдәләрен белүгә имтихан бирделәр. Әлеге сынау нәтиҗәләре буенча 10 иң яхшы сайлап алынды. Киләсе практик биремгә кадәр нәкъ менә шуларны керткәннәр дә инде.

Студентлар автотранспорт предприятиесе автопаркында фигуралы йөртүне тапшырдылар.

Ярышның җиңүчесе дип Иске Заводтан политехника көллияте студенты Илназ Котдусов табылды. Яшь машина йөртүче хокукын 2 ай элек алган. Хәзер аңа «Автосессия – 2019»конкурсының республика этабында район данын якларга туры киләчәк. Ул 10 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак.

Мамадыштан Әмир Аппаков конкурста икенче урынны алды. Өченче урынны Владимирдан Вадим Ипкеев яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International