2019 нчы елның 25 сентябре көнне сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү учреждениесы Мамадыш интернат-мәктәбендә тәрбияляәнүчеләр эш белән тәэмин итү үзәгенә һөнәри юнәлеш алыр өчен килделәр.
Балаларга безнең районда сорау булган һөнәрләр турында төшерелгән фильм күрсәтелде. “Һөнәр сайлау серләре” дип аталган һөнәри юнәлеш дәресе уздырылды. Дәрес ахырында балалар компьютер кулланып, һөнәр сайлауга багышланган сорауларга җаваплар бирделәр, үзләренә ярашлы һөнәрләрнең нинди икәнлеген, ул һөнәрләрне кайсы уку йортында алып булганлыгын ачыкладылар.
Чара ахырында балаларга уку йортлары турында бастырылган белешмәләр бирелде.