БЕР СУЛЫШТА ҮТЕП КИТТЕ.

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында Чечен Республикасының “Нохчэ” дәүләт фольклор җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Тамашачылар коллектив башкаруындагы һәр чыгышны зур алкышларга күмде. Фольклор белән берлектә республика композиторлары иҗат иткән җырлар да башкарылды. Сәгать ярым дәвам иткән концерт сизелмичә үтте дә китте. Ахырдан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары кунакларга район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Рәхмәт хаты, Мамадыш табигате чагылдырылган картина тапшырды. Соңыннан Татарстан белән Чечня арасындагы дуслык күпере чагылдырылган фотокартиналар алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International