«Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре территорияләрендә шиннар, пластик шешәләр куллану турында» гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: 3.12 СанПиН 2.4.1.3049-13 "мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эш режимын урнаштыруга, карап тотуга һәм оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр" балалар өчен уен һәм физкультура мәйданчыклары аларның үсешен-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып җиһазландырыла. Уен җиһазлары балалар яшенә туры килергә һәм кешегә зыян китерми торган материаллардан ясалырга тиеш.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 22.05.2017 ел, № 242 боерыгы белән расланган Куркыныч калдыкларының федераль классификацион каталогы нигезендә, шиннар, пластик шешәләр IV класска кертелгән, һәм аларны уен җиһазлары сыйфатында да, декорацияләү өчен дә кабат куллану рөхсәт ителми.»
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Камалова Асия Исмәгыйль кызы