Татарстан Республикасы балаларының ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышында 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды.
Киңәшмәдә шулай ук «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе урынбасары, Дамир Фәттахов - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры, Раил Моратшин - «Җәй» республика үзәге директоры, Евгений Ветров - «Черноморец» республика үзәге директоры һәм ведомствоара комиссиянең башка әгъзалары катнаштылар.
Киңәшмә ахырында Татарстанның төрле районнарыннан ял оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү буенча нәтиҗәле эше өчен Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин да бүләкләнде.