Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтә.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Иртәгә, 26 сентябрьдә, Татарстан юлларының кайбер урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге кыска вакытлы явым-төшемнәр, шулай ук көньяк-көнбатыштан салмак җил булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -3 - +2, көндез +4 тән +9 градуска кадәр булачак.

«Төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин», — дип кисәтә ведомство белгечләре.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194261/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International