АЛУЧЫ ДА, САТУЧЫ ДА ОТЫШТА.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

28нче сентябрь көнне Мамадыш үзәгендә яңа сезонның беренче ярминкәсе гөрләячәк. 7.00 сәгатьтән шәһәр халкына киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Әлеге чара халык арасында быел да популяр булыр, дип өметләнә җитәкчеләр. Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, 2019- 2020нче еллар сезонында шәһәр үзәгендә барлыгы 13 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак. Аларны 28нче сентябрь, 7нче гыйнвар һәм 21нче март көннәрендә (соңгы ярминкә) үткәрү төбәгебезнең барлык авыл җирлекләренә дә йөкләнә. Ә 12нче октябрь һәм 7нче март көннәрендә бу чара өчен – Красная Горка, 26нчы октябрь һәм 21нче декабрьдә – Тәкәнеш, 9нчы ноябрь һәм 25нче гыйнвар көннәрендә – Шәдче, 23нче ноябрь һәм 8нче февральдә – Кирмән, 7нче декабрь һәм 22нче гыйнвар көннәрендә Усали икътисадый зоналары җаваплы. Алардагы барлык учреждениеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, КФХлары үзләре җитештергән продукция белән сату итәчәкләр. Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин әйтүенчә, ярминкәләрне шәһәр халкы гына түгел, ә салада яшәүчеләр дә көтеп ала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International