Шәһәрдәге 5нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасының “Академия эколят” проекты ПАО “ЛУКОЙЛ” тарафыннан оештырылган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының “Экология” номинациясендә грант отты. “РИТЭК” ҖЧҖнең Татарстан Республикасындагы Х Социаль һәм мәдәни проекты конкурсларына башкалабыз Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында танатаналы төстә йомгак ясалды.
Быел конкурс унынчы мәртәбә уздырылды. Мамадышлылар элек тә үзләренең проектлары белән катнашканнар иде аңарда. Агымдагы елда да районыбызның берничә оешмасы конкурста катнаштылар. Ә бәхет “Бәләкәч” балалар бакчасына елмайды. Бу уңышка педагогик коллективның гына түгел, балаларның һәм аларның әти-әниләренең дә максатчан эшләүләре нәтиҗәсе, дип карарга кирәк. Экологик эш райондагы барлык мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә дә бара. Әмма “Бәләкәч” тә ул нәтиҗәлерәк булып чыккан. 2017-2018нче уку елында әлеге учреждение “Россия – Эколятлар – Табигатьнең яшь саклаучылары территориясе” Бөтенроссия экологик конкурсының “Эколята – дошколята” номинациясендә да җиңгән иде инде. Сәләтле коллектив елдан-ел район, республика, төбәк масштабындагы төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешеп килә. Моңа нигезне, мөгаен, бакчаны 2011нче елда төзегән “Мамадыштөзү” ябык акционерлык җәмгыяте төзүчеләре салып калдырганнардыр. Бирегә килүчеләрне шул чагында җәмгыять җитәкчесе булган Раиф Шәрияздан улы Сафин үз куллары белән утырткан алмагачлар аллеясы каршы ала. Әкияттәге кебек ал алмалардан сыгылган ботаклар җиргә кадәр җиткәннәр. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә аерым бер участокта дару үләннәре үстерәләр. Үзләренең яшелчә бакчалары бар. Урман эко-системасы һәм йорт хайваннары белән авыл почмагы булдырылган. Грантка бирелгән 300 мең сум акчаны балалар бакчасында “Академия Эколят” проектының махсус зоналарына тотарга җыеналар. Керү юлындагы участокта күпфункцияле мәйданчык пәйда булачак. Анда балалар әкият геройлары белән берлектә үзләренең табигатьне саклау буенча тотыш күнекмәләрен ныгытачаклар, баетачаклар. Балалар аларга шулкадәр ияләшкәннәр ки, кызыклы фигуралар аларны бакчаның холлыннан ук “сәламлиләр”. Булачак мәйданда да дүрт эко-зона булыр, дип көтелә. Аларда сабыйлар үзләре теләгән шөгыльне таба алачаклар. Эко-зона бинаның үзендә дә булачак. Моның өчен микроскоплар, табигать белеме нигезләрен өйрәнү һәм экспериментлар үткәрү, уеннар һәм дидактик дәреслекләр өчен комплектлар сатып алу планлаштырыла. –Грант акчалары бездә тәрбияләнүчеләрнең барысына да экологик тәрбия бирергә мөмкинлек тудырачак. Бу – бүгенге көндә иң мөһим юнәлешләрнең берсе, – ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлгенә Нәгыймова. – Балалар ачык һавада, әкият персонажлары – “эколята”лар белән табигатькә якынаячаклар, аны сакларга өйрәнәчәкләр. -Табигатькә карата һәм аны, гомумән, безне чолгап алган мохитне саклауга мәхәббәт тәрбияләүдә тәрбиячеләребез ата-аналар белән берлектә эшлиләр. Мәсәлән, вак кебек тоелган чүп-чарны аерып җыюга акцент ясала. Балаларга инде тиешле хезмәт срокларын узган батареяларны, пластик шешәләрнең бөкеләрен бакчаның контейнеры өчен җыю кызык булып санала, – дип өсти педагог-психолог Наталья Петрова.