2нче октябрь көнне “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан, Өлкәннәр көне уңаеннан, бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм көне уздыру күз уңында тотыла. Чараны эш көне дәвамында 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә чаклы, өйләсез үткәрү планлаштырыла. Бушлай юридик ярдәм мамадышлыларга да күрсәтеләчәк. Гражданнарны “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсендә кабул итәчәкләр. Бу көнне кизү торучыларның графигы: 8.00-9.30 сәгатьләрдә – Пенсия фонды белгече Шәрифуллин Руслан Рафаил улы; 9.30-11.00 сәгатьләрдә – суд приставы Галимуллин Илшат Мәннап улы; 11.00-12.30 сәгатьләрдә – нотариус Хәсәнова Эльвира Хатыйп кызы; 12.30-14.00 сәгатьләрдә – “БТИ РТ” АҖнең Мамадыш подразделениесе җитәкчесе Мотыйгуллина Зөһрә Зиннур кызы; 14.00-15.30 сәгатьләрдә – адвокат Вьюкова Русалина Николаевна.
Алдан язылу өчен телефон: 3-34-28.