Актанышта 19-22 сентябрь көннәрендә классик шахмат буенча "Актаныш" турниры - 2002-2007 елда туган егетләр һәм кызлар, 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында "Кама аръягы Гран-При" шахмат турнирларының 14 сериясенең бишенче этабы узды.
Өлкән төркемдә 28 катнашучы, ә кечкенәләр төркемендә 73 кеше иде. Мамадыш шәһәре өчен уенда Ситдыйков Рушан, Мөнипова Азалия, Хәмидуллин Аслан Һәм Мамонова Эвелина (безнең егетләр кечкенәләр төркемендә) катнаштылар. 4 көн буе призлы урыннар өчен киеренке һәм катлаулы көрәш барды, соңгы көнне генә дә җиңүчеләр ачыкланды. Кызганычка каршы, соңгы турда Мөнипова Азалия һәм Ситдыйков Рушан бирештеләр, шуңа күрә алар призерлар арасына керә алмады, ә бит алар беренче урынга бик якын иделәр.
Әмма соңгы турда иң көчле көндәшне җиңеп, Хәмидуллин Аслан сөендерде һәм шаккатырды. Бу турнирда иң яшь булуына карамастан, ул 2011 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар арасында җиңүче булды.