"Отбой воздушной тревоги" ("Һава тревогасы тәмам"). Әлеге сигнал җирле радио һәм телевидение аша гражданнар оборонасы органнары тарафыннан һәм тавыш көчәйткеч күчмә чаралар аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Һава тревогасы тәмам!" - дигән сүзләр белән бирелә. Радио яисә башка элемтә чаралары буенча халыкның аннан соң ничек хәрәкәт итәргә тиешлеге хакында белдерүләр җиткереләчәк. Моннан тыш "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Барыгызга да эш яисә яшәү урыннарына кайтырга. Авыруларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез. Сигнал кабатлануына әзер булыгыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!"-диелә.
Гражданнар ни эшләргә тиеш: сирена һәм башка сигнал чаралары яңгыравын ишетеп, кичекмәстән радио, телевизорны кабызыгыз һәм хәбәр тыңлагыз. Сигнал аша җиткерелгән мәгълүмат буенча эш йөртегез.
"Радиационная опасность" ("Радиацион куркыныч"). Турыдан-туры куркыныч янаганда (бер сәгать эчендә әлеге территориянең радиоактив зарарлану ихтималы булганда) яисә радиоактив зарарлану ачыкланганда, барлык җирле техник элемтә һәм хәбәр итү чаралары ярдәмендә бирелә. Сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана.
Гражданнар ни эшләргә тиеш: бу сигнал буенча респиратор (тукымадан ясалган тузанга каршы маска, мамык-марля повязкасы) яки противогаз киегез. Үзегез белән документларыгызны, су, азык-төлек запасы, медикаментлар, фонарь һәм батарейкалар запасы, шырпы, пычак, энә, җеп, кайчы, элемтә чаралары һәм зарядка җайланмалары алыгыз;
− йодид таблеткалары яки йодның спирттагы төнәтмәсе алыгыз;
−өч тәүлеккә җитәрлек су запасы һәм туклану продуктларын яхшы ябыла торгнан савытларда алыгыз;
− бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм шәхси гигиена чараларын алыгыз;
- тирене саклау чараларын яки тире саклау өчен җайлаштырылган кием-салым, аяк киеме, перчаткалар киегез;
- балаларны киендерегез, һава шартларына бәйле рәвештә җылы һәм алмаш кием алыгыз;
- күршеләрегезне кисәтегез;
- авыру кешеләргә, балаларга, инвалидларга, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтегез;
- мөмкинлек булганда якын-тирә саклагыч корылмага (саклану урыны яки кире кайтару корылмалары), саклагыч корылма булмаганда, корылмага (торак, җитештерү яки ярдәмче бинага) барыгыз;
− әгәр торак, җитештерү яки ярдәмче бинада калсагыз, тиз арада газ, суны ябыгыз, электрны өзегез, тәрәзәләр, ишекләр, вентиляцияне, мичле биналарда торбаларны ябыгыз,тәрәзә, ишек ярыкларына юеш чүпрәкләр куегыз.
- саклау корылмасыннан (корылмалардан) Гражданнар оборонасы белән идарә итүче органнарның аерым күрсәтмәләренә кадәр чыгарга ярамый.
Авыл җирлегендә бу сигнал яңгыраганда, югарыдагы күрсәтмәләрдән тыш, йорт хайваннары терлекчелек биналарына кертелә, бер үк вакытта бу биналарны герметизацияләүнең сыйфатын, шулай ук склад биналарын, базларны, коеларны, су савытларын герметизацияләүнең, терлекчелек биналарыннан читтә урнашкан азыкны саклауның ышанычлылыгы тикшерелә.