2019 елның 20-21 сентябрендә Апаста 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында Федерация Кубогына көрәш буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге узды. Беренчелектә 32 команда катнашты. Әлеге ярышларда Мамадыш командасы 3 нче урынны алды! Команда спортчылары: Гайфетдинов Илназ, Галиев Ринас, Шәйдуллин Адель, Нургалиев Айнур, Габделбаров Булат, Динмөхәммәтов Марсель, Юнысов Булат, Ямалиев Илсаф. Команданы җиңүләре белән котлыйбыз!