ЯРМИНКӘЛӘР БАШЛАНА.

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Киләсе атнаның шимбәсе – 28нче сентябрьдән шәһәр халкы көтеп алган көзге-кышкы ярминкәләр кабат үз эшен башлый. Алдан төзелгән график буенча район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча сәүдә гөрләячәк. Анда мамадышлылар кышка продукция юнәтә, ит-сөт һәм башка ризыклар сатып ала алачак. Ярминкәдә шәхси затларга да үзеннән арткан продукциясе белән катнашу мөмкинлеге туа. Сезонның беренче ярминкәсенә районыбызның барлык икътисадый зоналары хезмәтчәннәре дә чыгачак. Ул иртәнге 7 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International