Мамадышта «Милләтләр кроссы - 2019» традицион йөгереше узды.

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Мамадышта «Милләтләр кроссы - 2019» традицион йөгереше узды. Спорт бәйрәме шәһәрнең  дүрт  мәйданчыгында узды: Җиңү паркы, «Яшьлек» скверы, шәһәр стадионы-ипподромы һәм «Олимп» стадионы.

Йөгерештә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар катнашты. Бөтенроссия йөгерү көненә «Милләтләр кроссы» районның барлык авыл җирлекләре дә кушылды. Чарада барлыгы 7000 нән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International