Бөтенроссия урбанистик хакатонда катнашучылар Мамадышны төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк.

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 21-27 сентябрендә Казанда «Шәһәрләр» Бөтенроссия урбанистик хакатонының турыдан-туры этабы узачак. Хакатонда «Таврида» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумының «Таврида» яшьләр архитектура проект офисы  сменасына сайлап алу этабын узган Яшь урбанистлар һәм дизайнерлар катнаша.

Яшь белгечләр җиде көн дәвамында шәһәр объектлары (яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары) эшләнә торган Татарстан шәһәр һәм районнарында булачак. Соңыннан локацияләрдә катнашучылар кейсларны эшләп бетерәләр һәм аларны жюри әгъзаларына тәкъдим итәләр. Хакатон нәтиҗәләре буенча җиңүче-проект игълан ителәчәк.

2019 елның 22 сентябрендә архитекторлар катнашында «Яшьләр үзәге» МБУ (Мамадыш шәһәре, Пугачев ур., 37 йорт) күчмә карап чыгу планлаштырыла. Ачык тыңлаулар "Мамадыш" совхоз бистәсе мәдәният йортында 13.30 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International