Бу көздә Мамадыш районының 60 тан артык кешесе Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә хәрби хезмәт үтү өчен көзге чакырылыш башлана. Нәкъ менә шушы көннән алып хәрби комиссариатлар медицина комиссиясе үткәрергә, яшьләрнең хезмәткә яраклылыгын билгеләргә, егетләрне хәрби частьләргә җибәрергә хокуклы.

Көзге чакырылыш кайчан тәмамлана?

31 декабрьдә бу яңа ел гына түгел. Призывниклар бу көнне аеруча түземсезлек белән көтәләр. Призыв яшендәге яшь кешеләр өчен бу көн тагын бер уңайдан бәйрәм булып тора – 2019 елның көзге чакырылышы нәкъ менә шул көнне тәмамлана. Димәк, егетне 31 декабрьгә кадәр армиягә алмыйлар икән, ул чираттагы язгы чакырылыш башланганчы берничә айга ял итәргә мөмкин.

Көзге чакырылыш вакытында төшереп калдыру

Беренчедән, алар-ерак төньяк территорияләрендә яшәүче кешеләр. Мондый территорияләр исемлеге махсус рәсми документ белән билгеләнә. Бу гражданнар өчен 2019 елда көзге чакырылыш Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда бер айга соңрак башлана, ягъни 1 ноябрьдә, шулай ук РФнең башка өлкәләрендәге кебек үк тәмамлана.

Икенчедән, авылларда яшәүче, чәчү яки уңыш җыю белән шөгыльләнүче егетләр. Әмма әлеге катнашу факты рәсми рәвештә расланган булырга тиеш, мәсәлән, эшкә урнашу турында документ рәвешендә (шартнамә/хезмәт кенәгәсе).

Өченчедән, яшь хезмәткәр-педагоглар чираттагы уку елы башлану уңаеннан көзге чакырылыш кампаниясендә чакырылырга тиеш түгел. Бу егетләр хәрби комиссариатка май-июнь айларында, язгы чакырылыш башлангач килергә тиеш.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның  хезмәт итү вакыты

2019 елда көзге чакырылышка чакырылган яшьләрнең хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала – 12 ай (1 ел). Быел көз Мамадыш районыннан 61 кеше Кораллы Көчләр сафын тулыландырачак. Район башлыгы гомумрайон киңәшмәсендә әнә шундый санны яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International