Мамадыш политехника көллиятендә контракт буенча хәрби хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча сыйныф сәгате узды. Чыгарылыш студентлары алдында Оренбург өлкәсе Тоцкое бистәсенең 12128 хәрби часте вәкиле өлкән лейтенант Айдар Гобәйдуллин чыгыш ясады. Ул контракт буенча Урта һөнәри белем алган хәрби хезмәткә керү мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Айдар Айратович ташламалар, торак, гаскәр төрен һәм хезмәт урынын сайлау мөмкинлеге турында мәгълүмат бирде.