21 сентябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Анда мамадышлылар да катнашачак. Башкала халкына Кирмән һәм Тәкәнеш икътисадый зоналары товар җитештерүчеләре зур ассортиментта продукция тәкъдим итәчәк. Ә концерт программасы белән район мәдәният бүлеге иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Мамадышта ярминкәләр сезоны киләсе атнада башлана.