ЙӨГЕРЕРГӘ ЧЫГАБЫЗ.

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Шимбә көнне районыбыз мәктәпләре, шәһәрнең стадион-ипподромында, “Яшьлек” скверында, Җиңү паркында һәм “Олимп” стадионында “Татарстан кроссы – 2019” спорт бәйрәме узачак. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, студентлар, педагоглар, эшче яшьләр, өлкән яшьтәгеләр, спорт ветераннары катнашыр дип көтелә. Бәйгеләрдә катнашучылар иртәнге сәгать 9да җыелырга тиешләр. Чарага бер сәгатьтән соң старт биреләчәк. Ярышлар түбәндәге яшь категорияләрендә уздырыла: мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 100 метр, 1-2нче сыйныф укучылары – 200, 3-4нче сыйныфларда белем алучылар – 400, 5-6нчы сыйныфлар – 500, 7-9нчылар – 600, 10-11нче сыйныфларда белем алучылар, хатын-кызлар һәм ветераннар – 1000, ир-егетләр – 1500, мөмкинлекләре чикләнгәннәр 200 метрга йөгерәчәкләр. Җиңел атлетиканы сөючеләр үзләренең көчләрен стадион-ипподромда, “Яшьлек” скверында, Җиңү паркында һәм “Олимп” стадионында сыный алачаклар. “Татарстан кроссы – 2019” спорт бәйрәменең куркынычсызлыгын РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге тәэмин итәчәк. Йөгерү юлларына чыгучыларның сәламәтлекләрен кайгырту медицина хезмәткәрләренә йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International