Әгәр әшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул индексацияне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмәт таралу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра!
Гамәлдәге законнар нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, эш вакытында урын алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсияне тулы күләмдә ала башлый», - дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт эшчәнлеген туктаткан алучыларның пенсиясен индексацияләүне яңарту һәм аны түләү тулысынча эштән азат ителү датасыннан соң (дүртенчегә) өч ай узгач башлана. Көтү вакыты (өч ай) пенсионерга бер тапкыр компенсацияләнә.
Шикле барлык очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга «кайнар линия» гә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.