Котыру авыруын профилактикалау буенча ункөнлек кысаларында мамадышлылар эт һәм песиләрне бушлай прививка ясата алачаклар. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен Мамадышта ветеринария хезмәтенең мобиль пунктлары эшләячәк.
Вакцинация түбәндәге мәйданчыкларда узачак:
18 сентябрьдә 14.00-18.00 сәгатьтә «Көньяк»микрорайонында Җиңү паркы янында.
19 сентябрьдә 14.00-18.00 сәгатьтә Мамадыш совхозының «Олимп» Боз сарае янындагы мәйданда.
20 сентябрьдә 14.00-18.00 сәгатьтә шәһәрнең Заошма өлешендә "Магнит" кибете янында.