Татарстанда белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлады.

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

16 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе белем бирү учреждениеләрендә кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча сорауларга җавап бирергә әзер.

Идарә ата-аналар тарафыннан балалар өчен оештырылган туклануның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча тәкъдимнәр һәм теләкләр кертү мөмкинлегенә игътибар итә, 2019-2020 елларда уку барышында күрсәтмәләрне формалаштырганда  бу тәкъдимнәр исәпкә алыначак.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе 8-800554943 телефоны аша;

(843) 221-90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кулланучылар өчен консультация үзәгенең «кайнар линиясе» буенча, төшке ял  12.00 дән 13.00 кә кадәр;

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 273-15-83 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00-17.00; җомга: 10.00-15.45, тәнәфес 12.00-12.45.

Белем бирү учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыру һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча халыкны таныштыру өчен Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе махсус белешмәлек Әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International