Синоптиклар көчле җил турында кисәтә.

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

17 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген, 16 сентябрьдә, республикада көндез максималь һава температурасы +12..+17 градус. Шулай ук бу атнада салкын җилле һава торышы да сакланачак, вакыт-вакыт яңгырлар да явачак.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/16/193687/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International