Саба белән көндәшлек дәвам итә

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Ярышларда коллективлар барлыгы 13 төрдән көч сынаштылар. Аның берсе – мини-лапта төре май аенда Болгарда үткән иде инде. Анда катнашкан 15 команда арасында безнекеләр 4нче булдылар. Актанышта да кайбер төрләрдән безнекеләргә тиңнәр булмады. Мәсәлән, хатын-кызлар арасындагы волейбол ярышларында безнекеләр Мамадышта узган зона бәйгеләрендә җиңүче буларак, үзләренең Актанышта да республикада көчле коллектив булуларын исбатладылар. Финалда катнашкан җиде команда арасында барлык көндәшләрен дә бирелдереп, районыбыз хатын-кызлары беренчелекне яуладылар. Бу төрдән ир-егетләребез Саба волейболчыларыннан калышып, икенче урынны алдылар. Бау тартышуда район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин әзерләгән Владимир Кузнецов, Таһир Хуҗагалиев, Илдар Кашапов, Алмаз Искәндәров, Артур Вәгыйзов, Айдар Кәримов, Игорь Пупышев, Станислав Старков составындагы командабыз барлык көндәшләрен дә бирелергә мәҗбүр итәләр. Ир-егет сыер савучылар арасындагы бәйгедә Ирек Шәйхетдинов белән Нияз Хурамшин район командасына өченче урынны алырга ярдәм итәләр. Механизаторлар арасында Альберт Әкбәров җиңү яуласа, Илназ Сәләхетдинов пьедесталның өченче баскычына күтәрелә. Милли көрәш төрендә бил алышкан дүрт егетебездән Булат Юнысов үз авырлыгында – беренче, Илһам Гайфетдинов белән Таһир Хуҗагалиев – өченче һәм Максим Степанов бишенче урыннарны яулыйлар. Нәтиҗәдә безнекеләр гомумкоманда беренчелегендә пьедесталның өченче баскычына күтәреләләр. Таяк тартышуда Венера Чиркова да үз авырлыгында җиңүгә ирешә. Районыбыз данын яклаган Гөлнур Хурамшина, Станислав Старков, Олег Смирнов тырышлыгы белән командабыз бишенче урынны ала. Игорь Пупышев, Вячеслав Филиппов, Айсылу Кузьмина составындагы өстәл теннисы командасы да шундый ук нәтиҗәгә ирешә. Эльвира Хәмидуллина, Зиннур Гатиятуллин, Рәзин Вилданов составындагы командабыз шашка ярышларында, Ирина Гадиева белән Фәрхать Мозафаров бадминтон төрендә алтынчы булалар. Гомумкоманда беренчелегендә быел да Саба районы спортчылары моннан ике ел элек яулаган уңышларын саклап калалар. Өченче урында – бездән ике генә очкога калышкан Актаныш командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International