Ушма елгасына “иркен сулыш алырга” федераль проект ярдәм итәчәк. “Ул ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырылган вәкаләтләр кысаларында федераль бюджет акчалары хисабына тормышка ашырылачак. Төп максат – шәһәр эчендә Ушма елгасын су басудан яклау. Су басу зонасына 315 кеше яшәүче 90 торак йорт, хуҗалык корылмалары, инженерлык коммуникацияләре һәм корылмалары: 60 гектар мәйдан керә. Эшләр бер елга гына исәпләнми. Агымдагы елга якынча 3,5 миллион сум финанслау планлаштырыла – су юлын алга таба чистарту өчен әзерләү эшләре башкарылачак”, – дип билгеләп үтте Егор Тарнавский. Бүгенге көндә биредә агач һәм куакларны кисү буенча әзерлек эшләре бара. Икътисад министрлыгы белгечләре искәрткәнчә, карар шәһәр халкының күпсанлы шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре буенча кабул ителгән. Елга үзәнен чистарту һәм тирәнәйтү сәбәпле, аның үткәрү сәләте артачак, су һәм су алмашу арта, ул җирле фаунага һәм флорага уңай тәэсир итәчәк. Шул рәвешчә, 69 миллион сум федераль акчаларны сарыф итеп, республика җирле халыкка 600 миллион сумлык зыян китерүне булдырмый калачак. “Дамбаны төзекләндергәннән соң тормыш, әлбәттә, үзгәрде”, – ди Юлия Аполонова. “Биредә яшәүче кешеләр гомер буе газапланды инде. Язын бакчаларын су басу сәбәпле, аларга җәй уртасында гына берәр нәрсә утыртырга була иде. Аның каравы ел саен яхшы уңыш алдылар”, – дип елмая җирле шагыйрә. 20 елдан артык шул тирәдә шәхси йортта яшәгән хезмәттәшебез Фирая Мингалиева да бу чорларны яхшы хәтерли: базда җәй буе су торган. “Боларның барысы да май аена керүгә башлана иде. Яраткан помидорларымны мин июль урталарында гына утырта идем. Әмма соңгы елда барысы да үзгәрде, әлбәттә. Андый ташулар хәзер юк инде, дамбаны да ныгыттылар. Тик барыбер һәр яз саен куркыныч: аның ничек киләсен алдан белеп булмый”, – ди ул. Егор Тарнавскийның эш маршрутындагы икенче объект Нократ яр буендагы күл иде. Район башлыгы Анатолий Ивановның Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры адресына юллаган мөрәҗәгате нигезендә әлеге объект “2014-2021 нче елларга Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасына кертелгән иде. Әлеге проектның максаты булып, мондагы җирләрне алга таба сазлыкка әйләнүдән туктатып, табигый күл рәвешендәге объектны саклау тора. Күлне чистарту да күздә тотыла. ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә аның өчен быел 25 924,80 мең сум акча бүлеп бирелгән. Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасарына район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов сөйләвенчә, биредә төзекләндерелгән парк зонасын булдыру планлаштырыла: күл тирәсендә тротуар сукмаклары һәм матур агач үсентеләре булачак. Киләчәктә бу территорияләр дә һичшиксез, мамадышлыларның һәм шәһәребез кунакларының яраткан урынына әверелер.